

Фатиры, йорты, җир участогы һәм автомобильләре булганнар гадәттә көз аенда “бәхет хатлары” ала башлый. Аңлагансыздыр, сүз милек өчен салым түләү кирәклеге турындагы белдерү кәгазе һәм квитанцияләр турында бара. Бу уңайдан еш кына редакциягә сораулар килә һәм бүген аларның кайсыберләренә Салым хезмәтеннән алынган җавапларны урнаштырабыз.
Нәрсәләрне белергә кирәк?
2021 елда нинди дә булса милке булган кешеләр 2022 елның 1 декабренә кадәр салым түләргә тиеш. Салым кодексына ярашлы, фатир, бүлмәләр, торак йортлар, шул исәптән төзелеп бетмәгән яисә яшәү өчен тәгаенләнмәгән биналар, гаражлар, машина урыннары, җир участогы, автомобиль һәм махсус техника милек дип исәпләнә. Ә ювелир бизәнгечләр, көнкүреш техникасы, хәтта милионнарча сум торса да, аерым исәпкә алынмый, шуңа алар өчен салым түләргә кирәкми.
“Йортым янды. Күптән түгел күршемнең машинасын урладылар. Алар өчен салым түләргә кирәкме?”
“Кулланып булмаган милек өчен салым түләргә кирәкми. Мәсәлән, әгәр янгын аркасында йортка зыян килгән яки машинаны урлаганнар һәм ул розыскта булса, салым түләргә кирәкми. Аның өчен рәсми сайтта салым түләүченең шәхси бүлегенә керегез. Анда “Минем милкем” язуын сайлагыз, кайсы милекне исәптән төшерергә кирәклеген билгеләгез һәм раслаучы белешмәләрне беркетегез, дип аңлата Салым хезмәте вәкилләре.
“Шәһәр йортларында подъездлар һәм йорт алды территорияләре бар. Гомум кулланылышта булган милек өчен салымны йортта яшәүчеләргә бүлеп бирәләрме?”
Бу сорауга җавап шул: законда язылуынча, күп фатирлы торактагы гомум йорт милкенә салым саланмый.