Файдалы киңәшләр
25 ноябрь 2022, 15:11

Тәмле дә, файдалы да

Кан йөрешен көйләүче иң файдалы яшелчә - кызыл чөгендер.

Тәмле дә, файдалы даТәмле дә, файдалы да
Тәмле дә, файдалы да

 Бу яшелчә пешкән килеш тә, чи килеш тә файдалы. Моның өчен, иң мөһиме, дөрес әзерләү кирәк. Бүген дөрес пешерү ысулын карыйбыз.

Чөгендер тизрәк пешсен өчен берничә серен белергә кирәк.

  Пешерер алдыннан чөгендернең тамыр очын кисмәгез. Киселгән урын аша шикәр һәм сок бүленеп чыга.

  Чөгендерне пешерергә кайнар суга салыгыз, кәстрүлнең капкачын ябарга кирәк. Болай ул сусылрак, тәмлерәк була, тизрәк пешә, витаминнары да күбрәк саклана.

  Чөгендерне тозсыз пешерергә кирәк.

  Суын саркыткач, өстенә салкын су агызыгыз. Температура аермасы чөгендерне йомшарта һәм аның кабыгы да җиңелрәк әрчеләчәк.

Пешкән һәм чи килеш әзерләнгән чөгендергә дә сарымсак кушып ашау яхшы, ул ашказан – эчәк авырулары булган кешеләргә дә зыянсыз була. Тәмле һәм файдалы булсын. Иң мөһиме, һәрбер ризыкны күңел биреп әзерләргә кирәк икәнлеген онытмагыз!

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас