Файдалы киңәшләр
25 ноябрь 2022, 13:10

Серләре бар

Ботка пешерә беләсезме?

liveinternet.ruliveinternet.ru
Фото:liveinternet.ru

Ботка пешергәнче, дөге, тары, солы ярмасын башта берничә кат салкын су белән, аннары 2-3 тапкыр кайнар су белән юарга киңәш ителә.

Дөге изелеп китмәсен өчен, суга 2-3 кашык сөт өстәргә кирәк. Дөгене тирән чуен кәстрүлдә пешерергә кирәк. Юка кәстрүл тигез җылынмый, шуңа күрә ботканың асты көяргә, ә өсте пешми калырга мөмкин. Әгәр дөге пешә торган суга азрак аш серкəсе өстәсәң, ул ак һәм тәмле була. Ботка куерып китә икән, болгата-болгата кайнар сөт яисә су өстәргә кирәк.

Ярманы югач, икенче көнгә калдырмагыз. Аның тәме һәм исе үзгәрә, алай гына да түгел эчүе дә бар.

Ботка пешерү өчен, фильтрланган су кулланырга тырышыгыз. Краннан агызылган суда пешкән боткадан төрле тимер, хлор тәмнәре килергә мөмкин. Пешерер алдыннан, ярмаларны 100-150 градуска кадәр җылытылган пичтә кыздырып алсагыз, алар таралып торыр. Алай гына да түгел, болай эшләгәндә ярмаларның файдалы үзенчәлекләре дә арта.

Читайте нас