Файдалы киңәшләр
20 ноябрь 2022, 12:35

Кулларны саклагыз!

Кышын кулларга салкын тимәсен өчен нишләргә?

Кулларны саклагыз!Кулларны саклагыз!
Кулларны саклагыз!

Салкын вакытта күп кешенең куллары корый. Кыш көне кулларны ничек сакларга?

*Бияләй-перчаткаларны салмагыз. Кулларны салкыннан саклауның иң җиңел ысулы – бияләй яки перчатка кию. Аларны салкыннар башлану белән кияргә кирәк. Берничә пар перчатка алып куегыз. Җиңелрәкләрен көз көне, көчле салкыннар башланганчы, ә калыннарын кыш көне кияргә була. Натураль тукымаларны сайларга тырышыгыз. Сарык йоныннан, йоннан һәм замштан тегелгән бияләй-перчаткалар кулларны бик яхшы җылыта.

*Кышын куллану өчен кул кремы сатып алыгыз? Җәй көне актив кулланган кремнар көз өчен туры килмәскә мөмкин. Салкын вакытта кулга сөртә торган крем майлы һәм тукландыргыч булырга тиеш. Экспертлар мондый кремнарны урамга чыгарга ярты сәгать кала сөртергә киңәш итә. Шулай иткәндә кул тиресе корымый, тупасланмый. Шулай ук махсус саклагыч чаралар да була. Алар салкын вакытта озак урамда булганда яки ялан кул эшләргә туры килгәндә ярдәм итә. Куллар өчен саклагыч крем тирене махсус элпә белән каплый һәм күзәнәкләр эчендәге дымны сакларга ярдәм итә.

*Кулларны йомшарту өчен ванночкалар ясагыз. Атнага берничә тапкыр җылы ванночка ясарга кирәк. Суны җылытып берничә тамчы тукландыргыч май тамызыгыз һәм шушы сыекчага кулларыгызны тыгып торыгыз. Бу тирене тынычландыра, вак ярыкларны һәм яраларны төзәтә. Шулай ук куллар өчен скраб та кулланырга кирәк. Бу тирене үлгән күзәнәкләрдән арындыра.

Читайте нас