Файдалы киңәшләр
18 ноябрь 2022, 09:05

Җылырак киенер вакыт

Пуховик алыр алдыннан әлеге киңәшләрне тотыгыз.

Җылырак киенер вакытҖылырак киенер вакыт
Җылырак киенер вакыт

Һава торышы үзгәргәндә кеше үзен яхшы хис итсен өчен, тукыма һава һәм парны да үткәрә торган булу хәерле.

Роскачество белгечләре пуховик сайлау өчен киңәшләр бирде.

Беренче чиратта, пуховик эчендәге каурый һәм йон чагыштырмасына игътибар итәргә кирәк. Каурыйлар күбрәк булган саен, пуховик салкынрак һәм авыррак була.

Белгечләр фикеренчә, кием күпкатлы итеп һәм дөрес җөйләр белән тегелгән булырга тиеш. Катламнар арасындагы каурыйлар һәм йон тигез итеп таралып ятсын.

Кышкы өске киемнең җылылык сыйфатларын саклау өчен су һәм дым үткәрми торган тукыма кулланыла. Һава торышы үзгәргәндә кеше үзен яхшы хис итсен өчен, тукыма һава һәм парны да үткәрә торган булу хәерле.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас