Файдалы киңәшләр
18 ноябрь 2022, 08:45

Тәрәзәне боз капласа

Кышын машинаны ничек җылытырга?

Тәрәзәне боз капласаТәрәзәне боз капласа
Тәрәзәне боз капласа

Белгечләр әйтүенчә, туктап торган машинаның салоны тиз җылынмый, шуңа да мотор ике-өч минут эшләгәч, кузгалып китәргә кирәк. Әмма кисәк туктау һәм кузгалу булмаска тиеш. Акрын гына барганда да 5-6 минутта двигатель җылыначак һәм салонга җылы һава килә башлаячак.

Әгәр тәрәзә бозланып каткан һәм кузгалып китү мөмкин түгел икән, “антилед” дигән сыеклык алып куярга киңәш ителә. Аны сиптергәч, тәрәзә тизрәк чистарачак. Моның өчен боз чистарткыч кулланырга кирәк. Машина йөртүчеләр кышын катмый торган тәрәзә югыч сыеклыкны су бөркегечкә (распылитель) салып, шуны сиптерә. Болай эшләгәндә дә боз тизрәк эри.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас