Файдалы киңәшләр
18 ноябрь 2022, 12:30

Кышын йөрү кыенлаша

Иң мөһиме – игътибарлы һәм сак булыйк!

Кышын йөрү кыенлашаКышын йөрү кыенлаша
Кышын йөрү кыенлаша

Кыш җитеп, аяк аслары бозлавык була башлауга, төрле имгәнү очраклары арта. Бигрәк тә олы яшьтәгеләр, балалар белән аяныч хәлләр күбрәк күзәтелә.

Травматологлар җәяүлеләргә юлга чыкканда таймый торган аяк киемнәре кияргә, иң мөһиме – ашыкмаска, тезләрне ярым бөккән хәлдә, аяк табанына нык басып йөрергә киңәш итәләр. Егыла башлаганда, баш бәрелми торган итеп, гәүдә белән түгәрәкләнеп, яисә ян-якка (кулларны сузган хәлдә түгел) егылырга тырышырга кирәк.

Инде урамда егылып, төрле имгәнүләр (кул, аяк сыну) алган очракта, авыртуларга карамастан тиз генә торып китү ягын карарга түгел, гәүдәнең имгәнгән урынның кайдалыгын ачыклау мөһим. Зыян килгән аякны сәламәт аякка бәйләргә яисә мөмкин кадәр селкетмичә, бер халәттә тотарга тырышырга кирәк. Кул сынган очракта үзең белән булган яулык, шарф белән муенга бәйләп кую, шулай ук артык хәрәкәтләр ясамау зарур.

Һәр очракта «Ашыгыч ярдәм» чакырту, мөмкинлек булса, шәхси машина белән тиз арада дәваханәгә алып килү мөһим. Әлбәттә, имгәнүнең ни дәрәҗәдә катлаулылыгын бары рентген, томография генә ачыклый ала. Вакытында медицина ярдәме алмыйча йөрү дәвалануны шактый катлауландырачак. Иң мөһиме – игътибарлы һәм сак булыйк! Бозда таеп егылып, медицина ярдәменә мохтаҗларны күрүчеләргә бу хакта махсус хезмәтләргә (“Ашыгыч ярдәм”гә –03, 103 яисә коткаручылар – 112) хәбәр итәргә кирәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас