

*Кер юу машинасы ярдәмендә.
Моның өчен кер юу машинасы һәм боз кисәкләре кирәк. Машина барабанына коры киемне салырга. Кием янына боз кисәкләре куярга. Шуннан соң киптерү режимын сайларга. Барабанда боз кисәкләре җылынганда, су парлары барлыкка килә. Шул су парлары киемнәрне тигезли. Машина барабанына күп кием салу киңәш ителми. Юкса "үтүкләү" сыйфаты начар булачак. Мондый "үтүкләү" ысулы юка тукымалар өчен кулай.
*Фен ярдәмендә.
Үтүкләсе киемне тигез урынга салыгыз һәм аңа беричнә сантиметр ераклыктан фенның кайнар һавасын җибәрегез. Яхшырак нәтиҗәләргә ирешү өчен, киемне ике ягында кайнар һава белән эшкәртегез — бөгәрләнү тиз арада юкка чыгачак. Әйберләрне су белән җиңел дымландырырга мөмкин. Бу аларны йомшартырга һәм иң катлаулы бөгәрләнүне шомартырга ярдәм итәчәк.
*Душ ярдәмендә.
Бу ысул аеруча сәяхәтчеләр өчен килешә. Ванна бүлмәсенә киемне элеп куегыз, иң кайнар су белән душны кабызыгыз һәм сауна эффектын булдыру өчен ишекне ябыгыз. 10 минуттан соң әйбернең тигезләнүен тикшерегез. Әгәр бөгәрләнү тигезләнмәсә, тагын 10 минутка калдырыгыз.
*Дымлы сөлге ярдәмендә.
Киемне тигез урынга куегыз һәм аны дымлы сөлге белән каплагыз. Аны җиңел генә куллар белән басыгыз һәм шома хәрәкәтләр белән йөрегез, аннары киемегезне элгечкә асып, киптерегез.
*Кәстрүл ярдәмендә.
Металл кәстрүлдә су кайнатыгыз. Су кайнап чыккач, аны агызыгыз һәм савытның төбен үтүк итеп кулланыгыз. Аның төбе чиста булуы мөһим. Сак булыгыз, пешә күрмәгез.