Файдалы киңәшләр
14 ноябрь 2022, 07:40

Кайсын сайларга?

Формасы буенча эскәтерләр туры почмаклы, квадрат, түгәрәк, овал була.

fhobby.rufhobby.ru
Фото:fhobby.ru

Эскәтернең күләмен сайлаганда өстәлнең биеклеген, озынлыгын, киңлеген истә тотарга кирәк.

Эскәтернең кырлары өстәлдән 20 см тирәсе асылынып торса – ул идеаль форма санала. Бәйрәм чараларында, туйларда, банкетларда асылынып тору нормасы 40 сантиметрга кадәр. Бәйрәм чараларына эскәтернең төсенә туры китереп салфеткалар да сайларга мөмкин. Аларның материалы, стиле һәм зәвыклы булуы мәслихәт. Мәсәлән, ефәк эскәтергә ефәк салфетка, мамыктан эшләнгәненә – мамык тастымаллар сайларга кирәк.

Бәйрәм чаралары өчен өстәлне тыгыз мамык-киҗе эскәтер белән каплау яхшырак. Ул таплардан җиңел юыла, тиз кибә һәм яхшы үтүкләнә. 

Җитен эскәтер күбрәк кунакларны тантаналы кабул иткәндә туры килә. Ул өйне бай итеп күрсәтәчәк, ләкин тиз бөгәрләнә һәм начар үтүкләнә.

Сез шулай ук тефлон материалдан эшләнгән, сыеклыкны кире кагучан эскәтер сайлый аласыз. Алар тыгыз, җиңел юыла, тиз кибә, кайнар савыт-сабадан “курыкмый”. 

Чыганак: shahrikazan.ru

Читайте нас