Файдалы киңәшләр
11 ноябрь 2022, 13:38

Хөрмәнең файдасын беләсезме?

Әле бу җимешнең өлгергән вакыты, файдасын күреп калыйк, дуслар!

Хөрмәнең файдасын беләсезме?Хөрмәнең файдасын беләсезме?
Хөрмәнең файдасын беләсезме?

Хөрмә сәламәтлек өчен бик файдалы җимеш. Ул  йөкле хатыннарга, балаларга гемоглобинны күтәрү өчен аеруча файдалы.
Шулай ук хөрмә эчәкләр эшчәнлеген нормальләштерә. Диарея (эч китү) яисә киресенчә, эч кату белән интегүчеләргә хөрмәне кичтән суга салып куеп, иртән шул суны эчәргә кирәк. Хөрмә ябыгырга теләүчеләр өчен бер дигән чара. Шулай да аны диабет белән авыручыларга чамасын белеп ашарга кирәк. Хөрмә холестеринны нормада тотарга ярдәм итә. Ул канны сыеклый, тромб барлыкка килүдән саклый.
Хөрмә йөрәк авыруларыннан, кан басымы югары күтәрелүдән интегүчеләргә бик файдалы, чөнки анда калий күп.
Хөрмә инсульт барлыкка килү куркынычын киметә. Көн саен аз-азлап хөрмә ашау бу чирнең барлыкка килү ихтималлыгын 40 процентка киметә.

Фото: ачык чыганактан

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас