

Һәр йортта тормышның барлык очраклары өчен медикаментлар сакланачак аптечка булырга тиеш. Аптечканы тулыландыру өчен гаиләнең һәр әгъзасының гадәтләрен һәм ихтыяҗларын бәяләргә, исемлек төзергә, соңыннан кирәкле препаратлар сатып алырга кирәк.
Салкын тигәндә: Ибупрофен; Пандол; Нуррофен; Ацетилсалициловая кислота.
Грипп һәм салкын тию вакытында Антигриппин, Гриппостад, Терафлю, Колдрекс нәтиҗәле ярдәм итә.
Пиносол составында ментол һәм эфир майлары бар, алар зыян китерми һәм томауны бетерергә кирәк булганда начар нәтиҗәләр китерми. Борын тыгылган вакытта шулай ук Галазолин, Нафтизин, Санорин алалар.
Евкалипт яки календула яфракларын ингаляция өчен кулланырга мөмкин. Юкәдән эчемлек тә бизгәкне киметергә ярдәм итәчәк.
Ангинада Ингалипт, Гексорал, Стрепсилс, Фарингосепт кулланалар.
Аллергия вакытында -Тавегил, Супрастин, Димедрол ярдәмгә килә.
Яну һәм яраны эшкәртү өчен дарулар
Моның өчен йод, зеленка, водород перикисы булырга тиеш, ул яраларны эшкәртү, кан китү өчен дезинфекцияләүче буларак кулланыла. Вундехил, Целитель, Спасатель яраларны тиз төзәтүдә булышачак.
Ашказаны-эчәк проблемаларында: Гастал, Фосфалюгель, Маалокс. Алар авыртуны киметергә булышачак.
Күп ашаганнан соң ашкайнатуны яхшырту өчен, Мезим, Фестал, Панкреатин, Энзистал эчәргә мөмкин.
Эч китү булганда Энтерос-гель, Смекта, активлаштырылган күмер, Фталазол, Лоперамид ярдәм итә.
Йөрәк авыртканда Валериан экстрактын куллану яхшырак. Корвалол, Валидол капсулалары, Пустырник настойкасы тынычландыру өчен яхшы.
Төрле сызлауларны басучы чаралар:
Баш авыртуыннан Цитропак, Спазмалгон, Цитрамон алалар. Теш сызлаганда Баралгин, Темпалгин ярдәм итә.
Мазьлар
Ялкынсынуга каршы һәм яраны дәвалаучы мазьлар косметологик һәм медицина максатларында нәтиҗәле йогынты ясый.
Цинк мазе тәндә һәм биттә ялкынсыну процессларында кулланыла, тирене киптерә, антисептик йогынты ясый.
Тетрациклин мазе составында антибиотик бар, ул тиредәге йогышлы-ялкынсыну процессын бетерергә ярдәм итә.
Салицил мазе кара нокталар, акне күренеше белән нәтиҗәле көрәшә.
Гидрокортизон мазе бөҗәкләр тешләве яки үсемлекләр белән бәйләнеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән тиредәге яраларны бетерә.
Шулай ук дарулардан тыш, тагы бәйләү материаллары, башка-кирәк- яраклар киңәш ителә: бинт, мамык, марлядан салфеткалар. Градусник, тонометр, нашатырь спирты, жгут. Медицина һәм бактерицидлы пластырь. Бер тапкыр кулланыла торган шприцлар, кайчы, пинцет, җылыткыч (грелка), үлчи торган стакан, перчатка, битлек.
Еш кына медикаментларның яраклылык вакытын тикшерергә, препаратлар һәм медицина материаллары запасын вакытында тулыландырырга кирәк. Даруларны караңгы салкынча һәм балалардан ерак булган урында саклау мөһим.