Файдалы киңәшләр
10 ноябрь 2022, 07:26

Киңәшләр сандыгы

Күптән түгел ковид мәшһәре купканда күпләп алып куйган идек бу матдәне, кайберәүләр хәтта тартма-тартма алды.

Киңәшләр сандыгыКиңәшләр сандыгы
Киңәшләр сандыгы

Хәзер тынычландык инде, һәм алар дарулар арасында эшсез ята, ә яраклылык вакыты ахырына якынлаша. Акча әрәм булды дип кайгырырга ашыкмагыз!


Хлоргексидин белән тирегә еш кагыла торган әйберләрне, мәсәлән, массажерларны, таракларны чистартыгыз. Бу эшкәртү тирегә инфекция кертү һәм ялкынсыну барлыкка килү куркынычын киметәчәк.

Ишек, шкаф тоткаларын хлоргексидин белән дезинфекцияләгез. Көн дәвамында аларга бер генә тапкыр кагылмыйбыз бит һәм аларда күпме бактерия җыелганын күз алдына китереп була.

Идән юу өчен суга да кушыгыз аны. Хлоргексидин эремәсе идәнне яхшы дезинфекцияли.

Киңәшләр сандыгы
Киңәшләр сандыгы
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас