Файдалы киңәшләр
10 ноябрь 2022, 05:40

Файдаланмаган путевканың хакын кайтарып буламы?

Дөнья хәлен белеп  булмый, җәмәгать.

Файдаланмаган путевканың хакын кайтарып буламы?Файдаланмаган путевканың хакын кайтарып буламы?
Файдаланмаган путевканың хакын кайтарып буламы?

Декабрь урталарына Төркиягә ял итәргә барырмын дип, тур сатып алдым. Хакы  82 мең сумга басты. Дөнья хәлен белеп  булмый, чирләп китсәм, я юлга чыга алмыслык башка сәбәпләр килеп чыкса, юлламаның бәясен кире кайтарып буламы ул?

                                     Зилә.

     Була, Зилә ханым. Андый очраклар сирәк булса да, очрап тора. Чөнки беркем дә чирдән, көтмәгәндә килеп чыгып, ашыгыч хәл итүне таләп иткән проблемалардан гарантияләнмәгән.

     Шундый  бер очрак турында бәян итәбез. Уфада яшәүче бер ир-ат, кулланучы буларак, үзенең хокукларын яклады һәм файдаланылмаган юлламаның хакын кире кайтарып ала алды, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорның  Башкортстан буенча идарәсендә. Алай гына түгел, ир тур бәясен 2,5 тапкырга арттырып кайтаруга ирешкән.

    Бу ир-ат  юлламаны  “Авалон-Тур” җаваплылыгы чикләнгән оешмасыннан сатып алган һәм “Анекс Туризм” җаваплылыгы чикләнгән оешмасының  туроператоры аша ялга китәргә планлаштырган. Ләкин, кем әйтмешли, кеше үзенчә планнар кора, ә Ходай  аларны үзенчә  тормышка ашырып  куя. Монда да шулай булгандыр, күрәсең – ир юлга чыгарга бер-ике көн кала ковид белән чирләп китә һәм барасы җиренә бара алмый кала.  Нәтиҗәдә, ул  туроператорга килешүне өзү һәм юллама өчен акчаны кире кайтару турында дәгъва юллаган.

     Ләкин “Анекс Туризм" юллама өчен акча кайтарудан баш тарткан. Ир Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.  Идарә белгечләре аңа дәгъва  гаризасы төзергә  булышкан һәм аны Уфаның Калинин районы судына юллаганнар.

   Судта нәрсә булып беткән дип уйлыйсыз? Ул карарны ир-ат файдасына  чыгарган.  Аңа тур хакын кайтарып биргәннәр – бу 61 764 сум дигән сүз.  Шулай ук аның файдасына 50 мең сумлык неустойка, 3 мең сум  күләмендә әхлакый зыянны түләткәннәр. Җитмәсә, туроператор  40 мең сумлык штраф та түләгән әле.

      Тормышта шушыңа охшаш хәлләр булып тора. Андый очракларда  Роспотребнадзорның  Башкортстан буенча  идарәсенең кайнар линиясенә шалтыратырга киңәш итәбез – 8 800 700 90 30 (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән  17.00 сәгатькә  кадәр, җомга көнне  10.00-15.45 сәгать аралыгында,  12.00-12.45 тәнәфес) телефоны буенча шалтыратулар бушлай.

     Шулай ук “Башкортстанда  эпидемиология һәм гигиена үзәге телефоны буенча консультация алырга була. Телефоны 8 (347) 287 85 18.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас