Файдалы киңәшләр
8 ноябрь 2022, 09:25

Татлы ризыклар яратасызмы?

Шикәрне куллануны ничек киметергә соң?

Татлы ризыклар яратасызмы?Татлы ризыклар яратасызмы?
Татлы ризыклар яратасызмы?

Шикәрне кирәгеннән артык куллану авырлык җыю, тешләрнең бозылуы, диабетның үсеше һәм сәламәтлек белән бәйле башка проблемаларга китерә. Кеше шикәрне күп кулланса, арыгынлык һәм йокымсырауны тизрәк сизә. Бу азыкны куллануны ничек киметергә соң?

Татлы ризыкларның табигыен сайлагыз. Күнегелгән десерт, печеньелар урынына җиләк-җимеш ашагыз. Алма, банан да тәм буенча алда санап үтелгәннәрдән калышмый, ә файдалары күбрәк. Өстәвенә, аларда организм өчен бик мөһим булган су бар.

Этикеткаларны укыгыз. Шикәр бик күп әзер эшләнмәләрдә – маринадларда, томат соусларында, майонезда, сокларда бар. Шикәрнең тәүлек нормасы 30 граммнан артмаска тиешлеге исегездәме? Мондый микъдардагы шикәр бер стакан эчемлектә генә дә булырга мөмкин.

Баллы эчемлекне көнгә бер тапкыр су белән алыштырыгыз. Организм сусызланганда, кеше арыганлык тоя, таркау була. Татлы газлы су вакытлыча энергияне арттырса да, мондый халәт тиз юкка чыгачак. Иң яхшысы – гади су эчү. Суга җиләк-җимеш салыгыз.

Вакланмаган бөртекле ризыклар ашагыз. Аларга шикәр кушылмый, минималь рәвештә генә эшкәртеләләр. Рационыгызга кузаклы үсемлекләр, көрән дөге һәм ясмык кертегез. Составларында клетчатка булу сәбәпле, туклык хисен һәм энергияне озаграк сакларга булыша алар. Бөтен бөртекле ризыклар кандагы глюкозаның кискен үзгәрешен булдырмый.

Читайте нас