

Йоклар алдыннан ашамаска кушалар. Иң яхшысы – йокларга 3 сәгать кала ашарга, диләр. Әмма кайсыбердә ашыйсы килә бит! Ач карынга йоклап китеп тә булмый әле ул.
Ашказанына авыр булмасын өчен нинди ризыкларны ашарга ярый соң? Бу уңайдан диетологлар түбәндәге ризыкларны киңәш итәләр:
Яшелчәләр. Аларда клетчатка, витаминнар күп, иммунитетны яхшырталар, ашказаны эшчәнлеген көйлиләр.
Натураль сөт ризыклары. Алар кич белән ашап алу өчен яхшы. Әмма составында төрле өстәмәләр, буягычлар, шикәр булырга тиеш түгел. Сөт продуктлары аксымга, кальцийга бай. Аксым ашыйсы килү теләген баса, ә кальций сөякләрнең ныклыгы өчен җавап бирә. Моннан тыш, сөт ризыклары составында тынычландыра торган компонентлар бар. Бу тынычлап йоклап китәргә ярдәм итәчәк.
Балык. Аның составында йод, фосфор күп. Ул җиңел эшкәртелә, кандагы холестерин күләмен киметә. Тик аны кыздырып ашарга ярамый.
Кош ите. Күркә яки тавык итен сайлагыз. Аксымлы ризык тиз туендыра, шуңа өстәп, тиз эшкәртелә дә. 1,5 сәгатьтән соң бөтенләй ашамаган кебек булачак.
Эремчек. Ул аксымга бай, инсулин күләмен көйли, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, аның составындагы протеин спортчылар өчен бигрәк тә мөһим.
Диңгез ризыклары. Аз калорияле, ә аксымы күп булган диңгез ризыклары диетик продукт дип санала. Кичен аларның үзләрен генә ашарга киңәш ителә.
Ә ашау белән сузылып ятарга ярамый икәнлеген барыбыз да беләбез. Шулай бит?