

Майонездан эшләнгән соуслар кеше организмы өчен иң зарарлысы дип санала, ди табиб-диетолог Елена Тихомирова.
Белгеч аңлатуынча, мондый тәмләткечләр майлы һәм тозлы. Чөнки майонезны үлән маеннан ясыйлар, йомырка сарысы һәм тоз кушалар. Нәтиҗәдә соус югары калориялегә әйләнә. Шуңа организмда сыекчаны тоткарлый. Бигрәк тә сырлы һәм “1000 островов” дигәннәренең зыяны күп дип саный Тихомирова.
Майонезлы соуслар яратканнарга ул түбән калориялеләрен сайларга киңәш итә.
Организм өчен файдалы соусларга килгәндә, табиб керән (хрен) һәм горчицаны куллану яхшы ди.
“Менә дигән соуслар, авызны камыштыра һәм бераз яндыра торган сыйфатларга ияләр. Бу аларның составында булган капсаицин матдәсенә бәйле. Ул капиллярларда кан әйләнешен, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Шуңа керән белән горчица – бик яхшы соуслар”, – ди Тихомирова.