

Казны әзерләү өчен:
500 грамм тоз, 10 литр су
2-3 тырнак сарымсак
5-6 дәфнә (лавр) яфрагы
кипкән әнис (укроп) орлыклары
10-15 бөртек кара борыч
Казны пешерү өчен:
3,5 - 4 кг каз
7 яшел алма
10 данә караҗимеш
0,5 аш кашыгы аджика
1 аш кашыгы майонез
пешерү өчен махсус пакет
Чиләккә 10 литр җылымса су салырга, анда 500 гр тозны эретергә, шуңа сарымсак, дәфнә яфрагы, кара борыч, әнис орлыклары өстәргә. Шушы суга казны салырга, чиләкнең өстен капларга. Каз тулысынча суга күмелергә тиеш. Бүлмә температурасында 1 тәүлек тотарга. Болай эшләүнең өстенлекле ягы шул: каз тулысынча тәмләткечләрне һәм тозны үзенә сеңдерә.
Икенче көнне казны судан алып, салфетка белән корытабыз. Аджика һәм майонезны кушып, казның эчен-тышын сылыйбыз. Алманың үзәген алып, 4 өлешкә бүләбез. Караҗимешне юабыз, төшен алабыз. Алманы кара җимеш белән катнаштырып, каз эченә тутырабыз.
Казның ярылган җирен тегәбез һәм пешерү өчен махсус пакетка урнаштырабыз. Пакетның өстен энә белән берничә җирдән тишеп, духовкага 2 сәгатькә куябыз. Духовканы алдан җылытып куйсаң яхшы. Пешерү өчен температура - 180 градус. Каз пешкәннән соң, аның суынганын көтәргә кирәк. Телемләп турап, алма һәм караҗимеш белән бизәп табынга чыгаралар.
Ашларыгыз тәмле булсын!