Файдалы киңәшләр
30 октябрь 2022, 15:13

Якыннарыгызны телефонга болай сакламагыз

Бу бик мөһим!

fotoxcom.rufotoxcom.ru
Фото:fotoxcom.ru

Мошенниклар кешеләрнең якыннарының номерларын үз схемаларын тормышка ашыру өчен куллана ала, шуңа күрә гаилә әгъзаларын телефонда «мама», «папа», «брат» яки «сестра» дип язарга ярамый, дип кисәтте Gem4me платформасының маркетинг директоры Ольга Бобровская.

Ул «Прайм» агентлыгына сөйләгәнчә, мондый контактлар социаль инженерлык ысулларында еш кулланыла. Мошенниклар номерларны кулга төшергәч, абонентның әти-әнисенә яки туганнарына шалтырата һәм аларның туганнары белән бәхетсезлек очрагы булганын хәбәр итә ала.

Җинаятьчеләр аңламасын өчен эксперт якыннарны телефон контактларына гадәти булмаган исемнәр астында сакларга киңәш итә. Ә инде бәхетсез очракка юлыккан хәлдә, аның хакта туганнарны шәхси кисәтергә кирәк, дип өстәде Бобровская.

Чыганак: mk.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас