

Әчтерхан чикләвеге өлкән яшьтәгеләр өчен бик файдалы икән. Моны табиб-диетологлар раслый.
Табиблар киңәшенә ярашлы, көн эчендә бишкә кадәр әчтерхан чикләвеген ашарга мөмкин. Әлеге чикләвектә нерв системасы өчен файдалы В төркеме витаминнары, калий һәм магний бар. Алар йөрәк эшчәнлеген яхшыра, кан тамырларын киңәйтә һәм организмнан артык сыекчаны чыгара, бусы исә кан басымының түбән төшүенә булыша.
Моннан тыш, әчтерхан чикләвегендә булган Е витамины тире, чәч һәм тырнаклар өчен бик файдалы. Бу чикләвек йодка да бай. Өстәвенә, ул организмга кирәкле төзелеш материалы аксымга бай. Олыгайган саен терлек продуктларыннан аксым алу катлаулана бара, чөнки итне организм авыр эшкәртә башлый. Ә менә аксымга бай булган әчтерхан чикләвеген картаючы организм яхшырак үзләштерә, дип раслый диетологлар.