

Кан тамырларын чистарту.
Бер аш кашыгы киптерелгән валериан тамыры белән ике аш кашыгы лаванда яфрагына бер литр ак виноград шәрабы кушып, өч көн төнәтергә.
Аны болгатып торырга кирәк. Көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы кабарга киңәш ителә. Чара бер ай дәвамында кулланыла. Ике-өч атна ялдан соң дәвалау курсы дәвам иттерелә. Әйткәндәй Күзләр яхшы күрсен өчен күнегүләр: 1. Күзләрне чытырдатып йомыгыз, ә аннан ачыгыз, шул рәвешле 4-6 мәртәбә кабатлагыз. 2. Күз кабакларын бармак белән 1 минут сыйпагыз. 3. Күзләрне әйләндереп йөртегез. 4. Карандашны борынга терәргә һәм аңа карарга, аннан аны ераккарак юнәлтергә. 5. Ерактагы 1 ноктага 1 минут буе текәлеп торырга.