

Шулай эшләп карагыз.
1 банан 200 мл су Бер чеметем дарчин.
Бананлы чәй - бик яхшы тынычландыру һәм рәхәт йокыга китү чарасы. Банан составындагы калий һәм магний мускулларны йомшарта, тынычландыра. Шифалы чәйне ничек әзерлибез?
1. Савытка су салып, аны кайнап чыгар хәлгә җиткерәбез. Бананның ике башын аз гына кисеп ташлыйбыз.
2. Бананны шул суда 10 минут кайнатабыз.
3. Шифалы эчемлек әзер! Тагын да тәмлерәк булсын өчен банан чәенә бер чеметем дарчин (корица) салабыз.
Кабыгында пешкән банан өстенә аз гына какао, дарчин яки шикәр комы сибү дә отышлы.
Мондый бананны төнгә каршы ашау файдалы. Ул ашказаны- эчәк юлы һәм тән тиресе өчен шәп һәм, төп максат буенча, йокыга китәргә ярдәм итәр.