

*Әгәр дә сезне кунакка чакырганнар икән, табын артында утырганда сәясәт, дин, сәламәтлек һәм акча турында сөйләшмәгез.
*«Күлмәгең матур! Ничә сум тора?» дип сорый калсалар, бәясен әйтмәгез, елмаеп, бүләк иттеләр диегез.
*12 яшьтән һәр кешегә «сез» дип мөрәҗәгать итәргә кирәк. Машина йөртүчегә дә, официантка да «син» дияргә ярамый. Эш урынында, якын танышыгыз булса да, кеше янында сез дип сөйләшегез.
*Халат белән пижаманы өйдә иртән ваннага юынырга кергәндә яки кич белән юынып чыккач йокларга әзерләнгәндә генә кияләр. Өйдә, гадәттә, футболка, күлмәк, чалбар, итәк кияләр.
*Бала икенче бүлмәдә яши башлагач, аның бүлмә ишеген шакып керә торган булыгыз.
*Целлофан һәм бутикларда бирелгән кәгазь пакетларны кибеттән кайтканда гына тота аласыз, аларны сумка урынына тотып йөрү - саранлык билгесе.
*Өстәл артында туры утырырга кирәк, урындыкның аркасына ятмыйча.
* Заказ һәр кунакка китерелгәч, ризыкны башларга мөмкин.
*Кайнар ризыкка өрмиләр, ә суынганын көтәләр.
*Өстәлдә телефон аша сөйләшү әдәпле түгел.
*Тулы авыз белән сөйләшергә ярамый.