Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 октябрь 2022, 11:40

Кар ятканны көтмәгез

Водитель иптәшләр, ә сез кышкы тәгәрмәчләргә кайчан күчәргә уйлыйсыз?

Кар ятканны көтмәгез
Кар ятканны көтмәгез

       Бу атнада ярыйсы ук суытты, сизәсезме?  Термометр баганасы төнен минуска төшеп китә. Көз, ни дисәк тә.

      Синоптиклар алдагы көннәрдә һава торышының -5,-8 градуска кадәр суытачагы турында хәбәр итә. Ә атна азагында республика территориясендә кар катыш яңгыр явуы, бозлавык булуы ихтимал. Елдагыча үзеннән-үзе сорау туа: “Кайчан җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына алыштырырга?”

    Күпчелек экспертлар кышкы тәгәрмәчләргә уртача тәүлеклек температура тотрыклы рәвештә +5, +7 градус булганда күчәргә киңәш итәләр. Әйткәндәй, Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты да кар ятканны көтмәскә куша.

     “Тәгәрмәчләр алыштыруны озакка сузарга кирәкми, үзеңнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куеп, “шәрә” җәйге тәгәрмәчтә бозда шууга караганда бераз “шип”ларда йөрү яхшырак, - диләр коткаручылар да. – Шулай ук автомобильдә буксир тросы, көрәк һәм тәрәзәләрне юдыру өчен  туңмый торган сыекча булырга тиеш. Фаралар һәм дворникларны тикшереп чыгу да зыян итмәс”.

     Водительләр үзләренең машина йөртү алымына да игътибарны арттырсыннар иде: тизлекне киметергә, дистанцияне сакларга, тормозга кинәт басудан сак булырга, кирәк булмаганда бер рәттән икенчесенә күчмәскә кирәк. Һәр хәрәкәт, һәр маневр алдан уйланылган, башкалар өчен аңлаешлы булырга тиеш.

       Яңгыр һәм юеш кар яуганда  беренче минутларның аеруча куркыныч булуы турында онытмасак иде – бу вакытта су, тузан һәм пычрак белән кушылып, юл катламында таюны арттыра торган эмульсия барлыкка китерә.

     Төннәрен суытканнан соң иртән машина белән чыкканда да бик сак булырга кирәк – юкадан-юка боз катламы иртәнге сәгатьләрдә күзгә күренеп тормаска да мөмкин. Шуңа күрә дә мондый вакытта күперләрдә, переездларда һәм калку урыннардан үткәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: