

Тик телегезне йота күрмәгез!
Кавказ халкының иң еш әзерләгән ашларының берсе – чахобили. Аны иртән дә, көндез дә, кичен дә ашасаң да туйдырмый, ди алар. Без дә гаиләдә аны еш пешерәбез һәм яратып ашыйбыз.
Чахохбили әзерләү өчен бер тавыкка (яки 500 грамм сарык итенә) 2 баш суган, 2 аш кашыгы томат пюресы, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 2 аш кашыгы сыйфатлы шәраб (без ансыз пешерәбез), 2-3 аш кашыгы көнбагыш мае алына.
Итне юып, эре булмаган кисәкләргә турап, мае кайнап торган кәстрүлдә кыздырып алырга кирәк. Шуңа вак итеп туралган суган, томат пюре, аш серкәсе, шәраб, 0,5 стакан ит шулпасы, тоз һәм борыч салып, өстен каплап, сүрән утта 1,5 сәгать парландырып пешерәбез. Пешеп җитәр алдыннан 3-4 эре булмаган помидор турап салына.
Чахохбилины табынга ит кисәге өстенә берәр телем лимон куеп, петрушка яки укроп сибеп бирергә мөмкин.
Сарык итеннән әзерләгәндә итне һәр порциягә 3-4 кисәк туры килерлек итеп турарга кирәк.
Фото: stella-clothes.ru