Файдалы киңәшләр
16 октябрь 2022, 13:57

Сарымсакны кайчан утыртырга?

Көз көне бу сорау бакчачыларны ел да борчый.

Сарымсакны кайчан утыртырга?Сарымсакны кайчан утыртырга?
Сарымсакны кайчан утыртырга?

Борчылуны аңларга да була, чөнки җир ел да бер вакытта туңмый бит. Гадәттә, сарымсакны җир туңдырырга берәр ай кала утырталар. Ноябрь башларында җир туңдыра башлый. Димәк, сарымсакны да 5 - 15 октябрь арасында утыртырга кирәк. Русларда, сарымсакны Покраудан соң гына утыртырга ярый, диләр. Яңа стиль белән ул 14 октябрьгә туры килә.

Сарымсак кояшлы, ачык урында яхшырак үсә. Аңа кадәр бу туфракта кыяр, кабак, ташкабак, кәбестә, помидор үскән булса, уңыш яхшырак булачак. Ә менә суган, бәрәңге, кишер, чөгендердән соң утыртырга киңәш ителми. Сарымсакны тырнакларга утыртыр алдыннан гына аерырга кирәк. Аерганнан соң, тырнакларны зарарсызландыру да мөһим. Мәсәлән, ике сәгатькә сыек алсу төстәге марганцовкага салып торырга була.

Кыш салкын килсә, сарымсак өшер, дип, күп кеше аны бик тирән утырта. Болай эшләү дөрес түгел. Яз көне сарымсакларыгыз авыр тишеләчәк, үсеше тоткарланып, башлары кечкенә булачак. Иң яхшысы 6- 7 сантиметр тирәнлек. Озак кына кар ятмый торса, сарымсак утыртылган түтәлләрне салам, пычкы чүбе, корыган яфраклар, черемә белән мүлчәләп куярга кирәк.
Мин сарымсакны 15 октябрьдә утыртам. Чөнки утыртканнан алып салкыннар башланганчы ким дигәндә 2-3 атна үтәргә тиеш. Мондый шартларда утыртылган сарымсак тамыр җәеп өлгерәчәк, әмма үсеп чыга алмаячак. Утыртырга соңлама: сарымсакны вакытында утырту – мул уңышка нигез булып тора. Аның файдалы үзлекләре турында Әбүгалисина заманында ук белгәннәр.

Табиблар сарымсак белән кешеләрне уңышлы дәвалаган, күптөрле чирләрдән савыктыруга ирешкән. Сарымсакның шифасы составындагы углеводларга, аксымга, аминокислоталарга, аеруча аскорбин кислотасына, В, D, Р витаминнарына, йод, фосфор, кальций, калий, бакыр, күкерт, титан кебек микроэлементларга, эфир майларына бай булуга бәйле.

Сарымсак апрель уртасында ук үк баш калкыта башлый, кырауларга бирешми. Иртә язда өстендәге япмасын ачкач, түтәлне тырмалап, арасына 1 квадрат метрга 1 кашык исәбеннән мочевина һәм 2 кашык сыек “Эффектон О” ашламасын бер чиләк суга болгатып сибеп җибәрсәк, сарымсагыбыз тиз арада тернәкләнеп китәр.

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас