

Файдасы
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Җирдәге барлык кешеләрнең 80 проценты тормышларының билгеле бер этабында аркасы авыр-туыннан интегә башлый. Ә сфинкс позасы киләчәктә бу проблеманы булдырмаска булыша ала. Ул, җилкәләрне, күкрәкне һәм корсактагы мускулларны сузып, умыртка сөяген ныгыта. Шулай ук үпкәләрне киңәйтә һәм корсак куышлыгы органнарында, ашкайнату систе-масында һәм аркада кан әйләнешен яхшырта. Стрессны җиңәр өчен дә бик яхшы ысул.
Әйткәндәй, арт сан һәм ботларны ныгыту өчен искиткеч күнегү!
Күнегүне дөрес үтәү адымнары
Идәнгә махсус коврик җәеп (ул булмаса, келәм дә ярый), йөзтүбән ятыгыз. Кулларыгызны алга таба сузыгыз. Тезләрегезне күтәрегез, ботларны тоташтырыгыз һәм аякларыгызны идәнгә (рәсемдәгечә) нык итеп терәгез. Кулларыгызны артка таба терсәкләр җилкәләр астына җиткәнче шудырырга кирәк. Нәтиҗәдә учларга һәм терсәкләргә таяначаксыз. Учларыгыз белән идәнгә нык итеп басым ясагыз. Башыгызны колаклар белән җилкәләр арасындагы урынны арттырырга тырышып сузыгыз. Сулыш алыгыз да ким дигәндә бер минут (әгәр уңайлы булса, озаграк та торырга ярый) әлеге торышта катып калыгыз.
Әгәр позициягә керү авыр булса, арканың аскы өлешенә басымны киметү өчен терсәкләрне кирәк булганча арткарак та күчереп була. Позицияне тирәнәйтү өчен куллар астына мендәр яки төрелгән тастымал кулланырга мөмкин. Моннан тыш, аякларыгызны аерып тотарга яки кушарга була.
Киңәшләр
Яңа гына сузылу күнегүләрен башлаган кешеләр өчен бик яхшы киңәш: сөлгене рулонга төреп ат дагасы формасында идәнгә җәегез. Аның уртасын оча сөякләреннән бераз өстәрәк урнаштырыгыз, ә кырыйлары корсакның уң һәм сул ягында урнашсын. Бу, корсакны ныграк күтәрер өчен күбрәк урын булдырып, умыртка сөяген сузарга ярдәм итәчәк.
Кемгә ярамый?
Сфинкс позасы чагыштырмача куркынычсыз күнегү. Ләкин йөкле хатын-кызларга бу позада торырга ярамый. Шулай ук, корсакта авыртулар, кабыргалар җәрәхәте бул-ганда һәм операцияләрдән соң да ярамый. Арка авыртканда да авы-руны дәвалау өчен җитәрлек вакыт үткәнче позага керүдән тыелырга кирәк. Ничек кенә булмасын, күнегүгә керешер алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Шулай итеп йогадагы сфинкс позициясе – озын эш көненнән соң арканы ныгыту һәм турайту өчен бик яхшы ысул. Шуңа күрә кич ахырында биш минут кына булса да, күнегүне ясасагыз, файдасын сизәрсез.