

*Лавр яфрагын яндырсагыз...
Үзегезне яхшырак хис итәчәксез, йокысызлык, борчулар, арыганлык бетәчәк, өйдәге начар исләр, дымлылык юкка чыгачак, салкын тиюләрдән котылачаксыз.
*Бер апельсинда көн буена җитәрлек С витамины бар.
Әлеге цитрус тыгылган борынны да чистарта. Апельсиндагы коллаген (аксым) сөякләрне ныгыта, травма алу куркынычын киметә.
*Иртәләрен кайнар су эчсәгез...
Организмны тәмам уяначак һәм эчәкләр эшләп китәчәк. Бер стакан су эчкәннән соң метаболизм 30 % ка тизләшә, тәндәге май катламнары яна, бу кан әйләнеше яхшыруга китерә, шулай ук зарарлы токсиннар чыга.
*Көн саен 20 минут шундый күнегү ясагыз.
Аякларны гәүдәгә перпендикуляр итеп күтәреп торыгыз. Стрессларны киметә, йокыны яхшырта, нервларны тынычландыра, шешенүне бетерә, варикозга профилактика була, баш авыртуны баса, ашказаны эшкәртүен көйли.