

*Бөтен яшелчә, җиләк-җимешне дә суыткычта сакларга ярамый. Бүлмә температурасында саклана торганнары: авокадо, абрикос, банан, цитруслылар, сарымсак, киви, кавын, нектарин, суган, груша, персик, слива, ананас, бәрәңге. Суыткычка куелырга тиешлеләре: алма, җиләк, кәбестә, кишер, сельдерей, чия, кыяр, кукуруз, ташкабак, виноград, гөмбә, яшел тәмләткечләр.
*Суган белән бәрәңгене янәшә сакларга ярамый, югыйсә суган тиз бозыла.
*Бәрәңге үрмәсен өчен, аны алма янәшәсендә саклагыз.
*Сыр киселгән урыныннан кипмәсен өчен, аның ул ягына атланмай сылагыз.
*Бананның «аякларын» азык-төлек өчен кулланыла торган пленка белән төрсәгез, ул өч-дүрт көнгә озаграк сакланыр.
*Помидорны целлофан пакетта сакламагыз, чөнки этилен помидорны тиз черетә.
*Имбирны суыткычның катыру бүлегендә саклау яхшы.
*Гөмбәне целлофан пакетта түгел, кәгазендә саклагыз.