Файдалы киңәшләр
8 октябрь 2022, 12:00

Киңәшләргә колак салыгыз

Хуҗабикәләр өчен.

Киңәшләргә колак салыгызКиңәшләргә колак салыгыз
Киңәшләргә колак салыгыз

*Тәмле карабодай. Карабодай боткасы тәмле булсын өчен, аның суы ярмадан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш. Кәстрүлнең капкачын каплагыз. Ботканы башта тиз утта, аннан сүрән утта пешерегез.

*Иссез балык. Кайбер балыкларны пешергәндә тәмсез ис чыга. Андый очракта балык янына петрушка, сельдерей салыгыз. Шулай ук башлы суган да булыша.

*Чәчәкләр. Вазага берничә тамчы савыт-саба юа торган сыекча тамызсагыз, чәчәкләр озаграк торыр.

*Чисталык. Ваннаны агарту өчен: 2 аш кашыгы кальцийлы содага 2 аш кашыгы чәй содасы кушып, әлеге катнашманы ваннага сылагыз. Ул алдан чылатылган булсын. 5 минут тотканнан соң, шуның өстенә 50 грамм уксуска 50 грамм агарткыч (отбеливатель) кушып, сылагыз. Ярты сәгать тоткач юып алыгыз.

Читайте нас