Файдалы киңәшләр
7 октябрь 2022, 16:00

Иссез сумка

Әлеге киңәшләрнең кирәге чыгар.

Иссез сумкаИссез сумка
Иссез сумка

*Иссез сумка.Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн кулланылмаган пакетлы чәй салып йөрегез.

*Чиста торбалар. Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез.

*Чиста үтүк. Үтүктәге кызган эзләрне нашатыр спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада чылатып, үтүкне сөртегез.

*Яшелчә ашы. Яшелчә ашына лавр яфрагы, кара борыч һәм башка төнәтмәләр салмагыз. Иң яхшысы - яшел үлән, ул файдалырак та, тәмлерәк тә.

*Кухнядагы чисталык. Ризык турый торган такталарны уксус салынган су белән чистартып торыгыз. Азык-төлекне идеаль чиста тактада кисегез.

*Үсемлек мае. Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми.

Читайте нас