

Җылы җәйге көннәрне салкынча, болытлы көннәр алмаштыргач ук без авитаминоз, көзге депрессия, хандра сүзләрен ешрак әйтә, ишетә башлыйбыз. Бу халәттән чыгу юллары бармы, нишләргә кирәк?
Көзге депрессиянең төп билгеләре түбәндәгечә:
*Төнлә йоклап китә алмау, ә көндезләрен йокымсырап йөрү,
*аппетит бозылу, я киресенчә ашау теләге арту,
*күңел төшенкелегенә бирелү,
*апатия,
*сәбәпсезгә борчылу, курку,
*кәефнең еш үзгәреп торуы.
Депрессия алдында үзегезне көчсез дип уйлыйсыз икән, бу очракта табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Әгәр дә әлеге билгеләр җиңел дәрәҗәдә икән һәм әлеге халәттән чыга алуыгызга ышанасыз икән чираттагы киңәшләр файдалы булыр:
*Махсус диета. Әмма шуны истә тотыгыз, үзегезне көчләп ашаудан тоймагыз, бу бары тик организмга стресс китерәчәк. Ашау рационын җайга салыгыз. Менюга серотонинны барлыкка китерә торган ашамлыкларны кертегез: банан, хөрмә, цитруслы җиләк-җимешләр, аксымга бай ризыклар. Кәефне күтәрү өчен аз күләмдә шоколад, баллы ризыклар да ашасагыз ярый.
*Йоклау режимын җайга салыгыз. Көндез дә 30-60 минут йоклап алырга тырышыгыз.
*Спорт. Мөкин кадәр актив булырга кирәк. Гимнастика, йога, тренажер залларга, бассейнга барып кайту файдага булачак.
*Саф һавада булу бик мөһим. Кояшлы көннәрдә, берүк, өйдә ятмагыз, паркларга чыгып керегез.
*Негатив уйлардан, яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән ерак булырга тырышыгыз.
*Сезнең кәефегез - бары сезнең кулда. Үзегезне кулга алыгыз, артык борчылмагыз. Үзегезне яратыгыз, күбрәк елмаегыз.
Әгәр дә көзге депрессия сезне ел да борчуга сала икән, яхшы белгеч белән киңәшләшеп, профилактика чараларын кулланырга кирәк. Бу очракта, махсус дарулар һәм психотерапия ярдәмгә килә. Сезнең эмоциональ халәтегез сәламәтлегезгә нык бәйле, шуңа да әлеге сорауга карата җидти булыгыз. Вакытында дәваланмаган депрессия җидти авыруларга һәм үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Үзегезне саклагыз.
Чыганак: atnya-rt.ru