

Ни кызганыч, хәвефле хәбәрләр көннән-көн арта. Үзебез дә сизмәстән, көн дә куллар телефонга үрелә: ә анда нинди генә яңалык юк. Хәзер күп кенә матбугат басмалары яхшы хәбәрдән бигрәк яманын язуга өстенлек бирә – шул рәвешле укучыларны үзләренә җәлеп итәргә тырышалар.
Борчулы хәбәрләр йогынтысыннан кайчакта хәтта күңелгә авыр булып китә, курку тойгысы барлыкка килә. Мондый халәттән ничек котылырга соң? Бу сорауга психолог Александра Толоконина җавабы урынлы булыр, мөгаен.
Тәү чиратта мәгълүмат чыганаклары санын киметергә кирәк, ди ул. Бары берничә ышанычлы ресурсны гына калдыру мөһим. Шулай ук аралашу даирәсен дә күз уңыннан кичерергә кирәк.
“Үзегезнең социаль әйләнә-тирәгезгә паникага бирелми торган, ышанычлы кешеләрне генә кертегез”, – ди психолог.
Күңелегезгә якын шөгыль табыгыз – сәнгать, китап уку, музыка кешене тынычландыра, дип киңәш итә белгеч. Йокы режимын саклау һәм сәламәтлекне ныгыту белән шөгыльләнү дә психологик халәтне җайга сала.