Файдалы киңәшләр
27 сентябрь 2022, 12:00

Йола үтәү артык булмас

Заманча яшәүгә күчеп, ата-бабалардан калган йолаларга, гореф-гадәтләргә көлеп кенә карый башлаган идек. Имеш, әби әкиятләре... Бәлки аларны искә төшерергә вакыттыр.

Йола үтәү артык булмасЙола үтәү артык булмас
Йола үтәү артык булмас


Заманча яшәүгә күчеп, ата-бабалардан калган йолаларга, гореф-гадәтләргә көлеп кенә карый башлаган идек. Имеш, әби әкиятләре... Бәлки аларны искә төшерергә вакыттыр. Өлкәннәр белми әйтмәгән, белми эшләмәгәндер, шәт? Бүген сүзебез солдатка озату йоласы турында.

*Барыбыз да кулдан чиккән кулъяулык, беренче чиратта, рекрутларны (хәрби хезмәткә алынучылар) озату йоласына бәйле атрибут икәнен беләбез. Кыз булачак солдатка кулъяулыкны сөйгәнен көтү вәгъдәсе итеп тапшыра.
*Моннан тыш, кулъяулыкка бәйле башка гадәтләр дә бар. Мәсәлән, кайбер якларда егеткә авылдан чыгып киткәндә, саубуллашканда кулъяулыкны үзеннән түгел, ә киресенчә, үзенә таба болгарга кушалар. Болай эшләү бөтенләйгә саубуллашмау булып аңлана.
*Армиягә китүче егеткә әнисе үз кулларыннан ипинең кибән башын тешләтә һәм ул ипи кисәген улы кайтканчы дип сакларга алып куя. Бу гадәт, туган нигездә егетнең өлеше кала, ул аны тартып торачак дигән ышану белән башкарыла.
*Саратов якларында егетнең өйдә киеп йөргән күлмәген салдырып алып, юмыйча сандыкка салып куялар һәм аны егет исән-сау кайткач кына алып юалар.
*Солдатка алынучы егетне ике дусты иңбашыннан тотып, өй ишегеннән арты белән алып чыга. Болай эшләгәндә егет туган йортына йөзе белән кайтачак, имеш.
* Кайбер якта егет өйдән ишегалдына чыккач, кош-кортларга җим сибеп, эт-мәчегә ризык биреп китә. Бу - юл сәдакасы бирү буларак аңлана.
*Ә менә керәшен авылларында язып алган материаллар арасында егет йорттан чыгып киткәнче өстәл  я булмаса мич тирәли кояш йөреше уңаеннан әйләнеп чыгарга тиеш икән. Биредә өстәл, мич - төп нигез атрибутлары буларак егетне туган нигез белән бәйләп торачаклар дигән ышану ята.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас