Файдалы киңәшләр
27 сентябрь 2022, 05:55

Артык чыгым кемгә кирәк?

Безнең өйләрдә электр приборлары бихисап һәм еш кына аларның күбесе “көтү” режимында розеткага тыгылган килеш тора. Кызганычка каршы...

Артык чыгым кемгә кирәк?Артык чыгым кемгә кирәк?
Артык чыгым кемгә кирәк?

Безнең өйләрдә электр приборлары бихисап һәм еш кына аларның күбесе “көтү” режимында розеткага тыгылган килеш тора. Кызганычка каршы... Чөнки, беренчедән, электр тогы “сикерсә”, техникага зур зыян килергә мөмкин. Икенчедән, зур булмаса да, янгын чыгу куркынычы бар. Өченчедән, краннан тамып торган су шикелле, эшләмәсә дә, розеткага тыгылган приборлар аз-азлап кына киловаттлар санап утыра.

Мәсәлән, көтү режимында торган телевизор тәүлегенә - 25 Вт, эшләмәсә дә, токка тоташтырылган компьютер якынча 100 Вт ток “ашый”. Розеткага тыгылган телефон “зарядниклар”ы да (ә алар һәр гаилә әгъзасына берешәр) электр тогын юк итеп утыра.

Бүгенге көндә мондый чыгымнар кирәкме? Әллә артык бер хәрәкәт ясап, “зарядник”ларны булса да розеткадан тартып чыгару хәерлерәкме? Сезгә хәл итәргә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас