

Машинаның пыяла чистарткычларын тазарту алдыннан иң беренче чиратта алгы тәрәзәне яхшылап юарга кирәк. Гади су белән түгел, ә махсус пыяла чистарту өчен тәгаенләнгән чаралар белән. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк: бу процедура шулай ук пыяланың үтә күренмәлелеген дә бәяләргә ярдәм итә. Тонык булса, аны алыштыру хәерлерәк булыр.
Пружиналарын тикшерәбез
Еш кына пыяла чистарткычлар резиналарның тузуы аркасында түгел, ә пружиналарына тыгылган пычрак аркасында начар эшли башлый. Бу аларга пыялага якын торырга мөмкинлек бирми. Шул пружиналарны тазарту щеткаларның эшен яхшырта. Процедура алдыннан пыяла чистарткычларны сүтеп, (ипләп кенә, пруңинасы чыгып очмасын) алырга кирәк.
Дефектлары булса
Кайчагында пыяла чистарткычларда ярыклар, кителгән урыннар, башка физик дефектлар барлыкка килә. Мондый щеткалар пыялада чыелган эзләр калдыра. Аларның вак дефектларын бетерү кыен түгел, наждаклы кәгазь генә кирәк булачак. Аны куллану алдыннан резинаны йомшартырга киңәш ителә.
Резиналарын тазартабыз
Пыяла чистарткычларның резиналарында җәй буена шулкадәр пычрак җыела. Шуның аркасында алар юньләп эшли алмый. Бу очракта эреткеч ярдәм итәчәк. Иң гади уайт-спирит. Әмма эреткеч белән артык мавыкмагыз! Пычрак белән бергә саклаучы графит катламын да бетерә күрмәгез.
Иске резиналарның хезмәт вакытын озынайтабыз
Пыяла чистарткычларның резиналары вакыт узу белән ката. Аларның сыгылмалылыгын торгызу өчен силикон белән майларга кирәк. Силиконны күп сөртмәгез. Йомшак губка ярдәмендә юка гына катлам сөртегез.
Әгәр инде резиналар нык тузган очракта аларны алыштыру яхшырак. Һәм моны алдан ук эшләгез, “яңгырлар сезоны” башланганын көтмәгез.