Файдалы киңәшләр
11 сентябрь 2022, 14:55

Җылы сөяк сындырмый

Ничек киенергә соң көзге айларда?

avrorra.comavrorra.com
Фото:avrorra.com

Көз - салкын тидереп авыручылар чоры. Моңа еш кына хатын-кызның һава торышына туры китереп киенмәве дә сәбәпче булырга мөмкин.

Чибәр күреним дип җиңелчә генә киенгән хатын-кызның урамга чыккач нинди матурлыгы калсын ди?! Күшеккән кул, кызарган борын, калтырап торган гәүдә, әлбәттә, безне бизәми, ә күп кенә кирәкмәгән чыгымнар һәм мәшәкатьләргә сәбәпче булырга мөмкин.

Кыска куртка, җиңелчә плащларны онытып, юка колготки һәм җиңелчә туфлиларны шкафка җыеп куеп, җылы итеп киенер вакыт бит ул көз уртасы.

Җылы пальтоларга күчәр чак җитте. Аларны һәр кеше үз кесәсенә һәм фигурасына туры килерлекне сайлый ала.

Пальтога килешле җылы сапоги яки ботильон белән дә матур итеп киенеп йөрергә була. Хатын-кызның көзге киеме күп катлы булырга тиеш.

Урамда һава температурасы +10 яки аннан да түбән икән, башка эшләпә яки башлык кияргә, муенга шарф урарга һәм әлбәттә, перчатка турында да онытмаска кирәк. Мондый аксессуарлар җылы булудан тыш, образыгызны тулыландырып, үзенә күрә бер матурлык өстәячәк.

Көзге киемнәр бер тонда булырга тиеш дигән сүз дөрес түгел. Затлы күренү өчен, киемнәрегезне ачык төстәге сумка, шарф яки зонтик белән тулыландырып җибәрергә мөмкин.

Озын сапогилар һәм ботильоннар, биек үкчәле булмаса да, итәк яки күлмәк белән матур күренә. Икеләнсәгез яисә алай киенү ошамаса, күңелегезгә хуш килгән классиканы сайлагыз.

Чыганак: shahrikazan.ru

Читайте нас