Файдалы киңәшләр
11 сентябрь 2022, 14:50

Көзге депрессия

Ничек бирешмәскә?

stranamam.rustranamam.ru
Фото:stranamam.ru

Төрле вакыйгаларга бай, кызу җәй ахырына якынлашты, ә соры һәм пычрак һава торышы, яңгыр һәм җил бик аз кешеләрнең генә кәефен күтәрә.

Кешеләрнең күбесендә көз меланхолия, көч кимү, начар кәеф һәм йокымсырау белән ассоциацияләнә.

Кечкенәдән без ел көз көне башлана торган календарь буенча яшәү гадәте салынган. Ягъни, җәй — ул каникуллар, диңгез һәм ял. Ә сентябрьдә укытучыларга, укучыларга, студентларга, вуз укытучыларына, ата-аналарга укырга һәм эшкә кайтырга туры килә, ә бу организмга йөкләнешнең кискен артуы һәм нәтиҗәдә стресс белән бәйле.

Бернинди тынычландыра торган дарулар кирәкми — нәрсә эшләргә икәнен организм үзе хәл итәргә тиеш.

Хәтта сагыш һәм чарасызлык тойгылары түзеп булмаслык булып тоелса да, вакыт узу белән алар башка хисләр белән алмашына.

Көзге депрессиядән ничек котылу буенча киңәшләр:

-Күбрәк яктылык кирәк. Электрны экономияләмибез! Күбрәк якты буяулар - киемдә, аксессуарларда, йорт предметларында.

-Күбрәк витаминнар (табиб консультациясе кирәк).

-Тәүлекнең якты вакытында көненә кимендә ярты сәгать бүлмәдән читтә үткәрергә.

-Күбрәк хәрәкәтләнергә, әмма фанатизмсыз - җиңел гимнастика, фитнесс.

-Бу чорда бернинди кырыс диета да тотмаска, азык шактый калорияле, ләкин сәламәт булырга тиеш.

-Күбрәк йокларга (тәүлеккә 7 - 8 сәгать). Көн режимын сакларга тырышыгыз - бу сезнең биологик ритмнарыгызга табигать ритмнарын тизрәк куып җитәргә ярдәм итәчәк.

-Кечкенә һәм зур шатлыклар турында онытмагыз, кәефегез һәрчак күтәренке булсын.

-Нинди дә булса иҗат белән шөгыльләнегез.

Читайте нас