

Кирәк булачак:
3 кг помидор
0,5 кг алма
250 гр суган
Яшелчә-җимешләрнең барысын да турап суганы йомшарганчы болгата-болгата пешерәбез. Суганы йомшаргач, уттан алып, блендерның тюльпан сыман насадкасы белән әлеге массаны пюре булганчы изәбез.
Янә утка куябыз. 50 минутлап талгын утта пешерәбез. Сүндерүгә 15 минут кала 1 баш сарымсак (ваклап), 1 данә ачы борыч ваклап (мин 2не алдым уртача зурлыктагы), вакланган кара борыч, 1,5 стакан шикәр, 1,5 аш кашыгы тоз, 50 мл 9% аш серкәсе салабыз. Тоз белән шикәр күләмен үзегезгә ничек кирәк, шулкадәр салырга да була.