Файдалы киңәшләр
2 сентябрь 2022, 09:40

Аракы булыша, ди

Бу эчемлекнең файдасы да бармыни әле?

hoispro.ruhoispro.ru
Фото:hoispro.ru

Бакчадагы чүп үләннәре белән аракы ярдәмендә көрәшеп була. Бу хакта газоннар буенча белгеч Карлос Реал белдерә. Реал сүзләренчә, химик матдәләр куллану чүп үләннәренең генә түгел, газонның үзенә дә начар тәэсир итәчәк.

“Бу гадәти түгел һәм яхшы алкогольне исраф итү тоелырга мөмкин,  әмма каты эчемлекләр газонны чүп үләннәреннән арындыра ала. Аракы яисә джинга су кушып, проблемалы зонаны эшкәртегез”, – дип киңәш итә ул.

Реал фикеренчә, моны кояшлы көндә эшләү отышлы.

“Кояш яктысы һәм аракының бергә кушылулары чүпләрне суга тилмертәчәк һәм алар үләчәк”, – ди ул.

Әллә инде... Бер “ярты” ким дигәндә 300 сумнан да ким тормаганда аны чүптән котылыр өчен куллану, ай-һай... Кыйммәткә төшә бит. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас