Файдалы киңәшләр
28 июль 2022, 08:05

Эсседән ничек сакланырга?

Урамда да, өйдә дә эсселеккә чыдап булмый.

polsov.compolsov.com
Фото:polsov.com

Өйгә керсәң - өйдәге, урамга чыксаң, урамдагы кызуга чыдап булмый. Мондый эссе һава торышыннан салкын су белән туңдырма гына коткара. Анысы да беразга гына.

Эсселектән котылу өчен сезнең игътибарга  киңәшләр тәкъдим итәбез:

*Аеруча да көннең кызу вакытында ачык һавада мөмкин кадәр азрак йөрегез.

*Су эчүне арттырыгыз. Эсседә кеше тирли һәм тәннән шактый тоз, су чыга. Организмны тоз һәм микроэлементлар белән баету өчен минераль су, сөт ризыклары һәм соклар кулланырга киңәш ителә. Газлы су куллану тыела.

* Физик эшләр эшләмәскә тырышыгыз.

* Көн саен идәннәрне юып чыгарырга, тузанны сөртеп торыгыз.

*Табигый тукымадан булган кием генә киегез.

*Көнгә берничә тапкыр душ керегез.

*Борын һәм тамакны чайкап торыгыз.

*Тиз эшкәртелә торган витаминнарга һәм минералларга бай ризыкларга, аеруча да яшелчәләргә өстенлек бирегез.

*Спиртлы эчемлекләр эчмәгез, тәмәке тартудан тыелыгыз. Бу йөрәк-кан тамыры һәм сулыш системалары авыруларын арттырачак.

*Хәл бетү очрагында (сулыш бетү, йөткерү, йокысызлык, йөрәк кагу) табибка мөрәҗәгать итегез.

*Хроник чирләр кискенләшкәндә табиб киңәшләрен тотыгыз.

*Урамга баш киемсез чыкмаска тырышыгыз. Күлмәкнең исә озын җиңлерәген, табигый, юка тукымадан тегелгәнен сайлагыз.

*Транспортта йөргәндә, озак вакыт урамда булырга туры килгәндә үзегез белән су йөртергә тырышыгыз. Әлеге чаралар сезне кояш сугудан саклар.

*Кояш сугудан тыш, тынчу бүлмәдә эссе сугарга да мөмкин. Мондый хәл булмасын өчен 20-30 минут саен тынчу бүлмәдән чыгыгыз, салкын су белән бит-кулларыгызны юыгыз. Хәлегез бетүне сизү белән, табибка мөрәҗәгать итегез.

 

Читайте нас