+20 °С
Болытлы


Дуслар, җиләк чоры башланды. Ашавы күңелле аны, ә менә киемнән тапларын юу...
Озын сүзнең кыскасы: әгәр дә киемегездә җиләк-җимештән тап калса, бер дә борчылмагыз. Əлеге тапларны әче сөт продукциясе (катык, ряженка, кефир...) белән җиңел генә бетереп була. Тик шуны истә тотырга кирәк: җиләк тапларын порошок яисә сабын белән юсаң, ул реакциягә керә һәм һич юылмас кара тапка әйләнә. Анда инде ала сыер сөте дә, кара сыер сөте дә ярдәм итә алмас...