

Кайсыберәүләр дача участогындагы теплицаны теркәргә кирәкме дип кызыксына.
Бу сорауга Росреестрдан болай дип аңлаталар:
“Теркәү теләк буенча башкарыла. Теплица кадастр исәбендә тормаган өчен аның хуҗасына штраф салынмый. Моннан тыш, кайсыбер хуҗалык корылмаларын, шул исәптән теплицаларны теркәү таләп ителми. Мәсәлән, нигезе булмаган, җыелып-сүтелә торган конструкцияләр күчемсез милек дип исәпләнми. Шуңа аларны теркәргә кирәкми.
Ә фундаментлы кормаларны теркәргә мөмкин. Әмма шуны белергә кирәк: әгәр корылманың мәйданы 50 квадрат метрдан артмаса, аңа милек салымы салынмый; әгәр күбрәк булса – салым түләргә туры киләчәк”.