Файдалы киңәшләр
14 июль 2022, 04:25

Акчалы буласың килсә

Акылыл кеше фикеренә колак сал

Акчалы буласың килсәАкчалы буласың килсә
Акчалы буласың килсә

Өй кирәге өчен булган аз гына бурыч та киемдәге ертык кебек. Вакытында күрелмәсә һәм ямалмаса, гел зураер. Шуның өчен бурычка әйбер алмагыз. Әгәр кирәк булу сәбәпле алсагыз, ашыгып түләгез. Өстегезгә бурыч өймәгез. Адәм баласын вакытсыз картайта торган нәрсәләрнең берсе — бурычтыр.


Керем-чыгым хисапларын бер дәфтәргә языгыз һәм бу дәфтәрне һәрвакыт күзегездән кичерегез. Алдан күрүчәнлек үлчәве булыр. Чөнки акчаны санап торучы аны кирәкмәс урынга сарыф итүдән сакланыр.


Акчасы күп булган кеше бай түгел, бәлки, акчаны тота белгән кеше байдыр. Шуның өчен файдасыз җиргә һәм хәрам урыннарга бер тиен дә акча сарыф итмәгез.


Риза ФӘХРЕДДИН, мәгърифәтче.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас