Файдалы киңәшләр
12 июль 2022, 08:33

Мулардлар сугышса...

Мулард үрдәкләр бер-берсен таламасын, канга батырып чукымасын дисәгез, түбәндәге киҗәшкә колак салыгыз.

Мулардлар сугышса...Мулардлар сугышса...
Мулардлар сугышса...

Тамада булып йөрүче журналист Чулпан Гарипова социаль челтәрләрдә бройлер тавыклар, үрдәкләр үстерүче буларак та билгеле. Кош-кортка химиясез ризык ашату, аларның үстерү серләре белән бүлешергә ярата ул. Әле менә мулард үрдәкләр бер-берсен таламасын, канга батырып чукымасын дип теләүчеләргә киңәш биргән.

«Тавыкны йолкыгач, мамыкларын ташламыйм. Тавык канатларын да җыеп барам. Үрдәкләр витамин җитмәгәнгә бер-берсен талый башлый, менә алар сары төстән ак төскә керә башлады, витамин кирәк. Азыкларына күкерт салсаң да була, әмма артыкка китсә ул файдага түгел. Ә мамык куркыныч түгел. Мулардлар аны таптый-таптый ашый», – дип ул.

Кулланып карагыз, бәлки файдасы тияр.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас