

Бакчагызда пешкән җиләкләрне кышка саклау турында уйлый башладыгызмы? Туңдырасызмы? Кайнатасызмы? Ә бәлки киптерәсездер? Соңгысы турында белмәсәгез, өйрәтәбез!
Кирәк булачак: 500 г җиләк, 500 г шикәр комы, 250 мл су һәм әвәләргә шикәр оны.
Җиләкне дуршлагка салып чайкатабыз һәм суы саркыганчы көтәбез. Размеры буенча туры килгән кәстрүл алып, салкын су һәм шикәр комы салабыз. Талгын утка куеп, агач кашык белән болгата-болгата эретәбез. Шикәр комы эреп беткәч, сиропка җиләкләрне салабыз һәм кайнатып чыгарабыз. 1-2 минут кайнаткач, уттан алып суытырга куябыз. Күбеген җыеп алсагыз, яхшы булыр. Шулай 5-6 тапкыр кабатларга кирәк. Аннан соң җиләкләрне сөзгечкә салып, 3-5 сәгать саркытабыз. Пергамент кәгазе җәелгән листка җиләкләрне тезеп, 80-100 градустагы духовкага 2-3 сәгатькә киптерергә куябыз. 60 градуска куйган очракта вакыт тагын 2 сәгатькә арта. Духовканың ишеген чак кына ачып калдырырга кирәк. Кипкән җиләкләр суынгач, шикәр онында әвәләп, савытка салалар.
Җиләк “кәнфитләрен” коры ябык савытка салып, суыткычта саклыйлар.