

Юкә июнь-июль айларында чәчәк ата. Юкә чәчәген күпчелек чәчәкләре ачылгач, әмма әле бер өлеше бөредә чакта җыярга кирәк. Моны сезгә бал кортлары сиздерер. Кояшлы, җилсез көнне эшләргә кирәк.
Юкә чәчәкләрендә бик күп файдалы элементлар бар: эфир майлары, флавоноидлар, глюкоза, дуплау матдәләре (дубильные вещества). Аннан ясалган эчемлекләрне салкын тиюдән дәвалану өчен тирләтә һәм температураны төшерә торган дару буларак, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланалар.
Юкә чәчәге антисептик үзлеккә ия, ул авыз куышлыгы авыруларыннан ярдәм итә, пародонтит, стоматит вакытында төнәтмәсе белән авызны чайкау файдалы.
Салкын тигәндә булыша, температураны төшерә. Ашкайнату трактына уңай йогынты ясый, үт суын куа, ашказаны, эчәклек спазмыннан ярдәм итә, тире торышын яхшырта.
Чәйнеккә 1 аш кашыгы киптерелгән юкә чәчәге салу җитә. Бөтнек, мелисса, дүләнә, ромашка кушарга була, аларның тәме үзара яраша, сихәте дә арта. Юкә кечкенә балаларда аллергия чыгармый.