Файдалы киңәшләр
8 июль 2022, 03:49

Кыярны дөрес ашыйсызмы?

Югыйсә, зыяны булырга мөмкин икән.

el-klinika.ruel-klinika.ru
el-klinika.ru

Рәхәтләнеп кыяр ашый торган чорга кердек. Шулай да табиб-диетолог Анжелика Дюваль кыярны дөрес ашарга кирәк, ди. Чөнки аның организм өчен тискәре йогынтысы булырга ихтимал, дип аңлата белгеч.

Аның әйтүенчә, кыяр составында калий бар. Ул безнең организмнан артык суны чыгарырга ярдәм итә. Бу – кыярның иң уңай сыйфаты.

Яңа өлгергән, үзең үстергән кыярларны ашауга җитми, ди табиб. Ләкин кайсыбер чакта сатып алырга туры килә. Ул вакытта яшелчәнең тышын әрчергә кирәк, дип киңәш бирә Анжелика Дюваль. Чөнки ашлама составында булган нитратлар һәм химик матдәләр нәкъ кабыкка җыела.

Ә инде сыйфатлы кыярның файдасы зур. Эссе көннәрдә, кыяр ашап, артериаль кан басымын җайга салырга була, ди табиб. Гипертония белән җәфаланучыларга кыяр суты килешергә мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас