Файдалы киңәшләр
5 июль 2022, 09:33

Җәйбикә чибәр итә

Петрушкадан битлек ясыйбыз

Җәйбикә чибәр итәҖәйбикә чибәр итә
Җәйбикә чибәр итә

Петрушканы җыеп юабыз һәм вак итеп кенә турыйбыз. Аннан соң өстенә кайнар су яки сөт салып, төнәтәбез. Бер-ике минут кайнатып алырга да мөмкин. Суынгач,  сөзеп алабыз һәм барлыкка килгән ботканы калын итеп биткә ягабыз. Битлекне 15-20 минут тотарга һәм юып төшерергә кирәк. Сөзелгән суын исә тоник буларак кулланырга була.

Искәрмә: петрушка кулланганнан соң бит тиресе ультрафиолетка бик сизгер була. Шуңа күрә мондый битлекне  кич кенә ясарга киңәш ителә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас