Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
30 июнь 2022, 11:50

Кагыйдәләре дә бар

Күпме җиләк-җимеш ашарга  була?

Кагыйдәләре дә бар
Кагыйдәләре дә бар

Җәен без мөмкин кадәр күбрәк җиләк ашарга тырышабыз, чөнки алар яңа пешкән,  тәмле.  Җиләк белән иртәнге аш файдалымы? Ә кичке ашны аның  белән төгәлләсәң?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, өлкән кешегә көн саен 400 грамм җиләк-җимеш ашарга кирәк: нәкъ менә шушы нормага ориентлашырга кирәк.

Кагыйдә № 1: Көннең беренче яртысында җиләк-җимеш ашагыз.

Җиләк-җимештә бик күп фруктоза бар, шуңа күрә организмга аны хәрәкәткә яки акыл эшчәнлегенә сарыф итәргә вакыт бирү яхшырак.

Өстәлгән шикәрләрнең көндезге дозасы- 15 чәй кашыгына кадәр . Әгәр шикәрне күбрәк ашасаң (шул исәптән фруктоза), кандагы глюкоза дәрәҗәсе кискен артачак. Бу халәтне  гипергликемия дип атала. Гадәттә, мондый артканнан соң ул арытаба  тиз төшә, нәтиҗәдә йокы килү, ярсучанлык күзәтелә. Шуңа күрә моны булдырмас өчен, җиләк-җимешләрне бер тәлгәштән күбрәк ашарга кирәкми.

Кагыйдә № 2: Җиләк-җимешне ач ашказанына ашамагыз.

Җиләк-җимеш белән иртәнге ашны башласаң яхшы булыр иде, дигән фикер  килә. Тик бу хаталы фикер: алар организм тарафыннан  бик тиз үзләштерелә, шуңа күрә тиз ачыгасың.

Моннан тыш, җиләкләрдә күп санлы җиләк-җимеш кислоталары бар, алар лайлалы авызны, ашказанын ярсыта ала. Ашкайнату органнарының сизгерлеге югары булган кешеләргә җиләкләрне йогурт яки каймак белән бергә ашау яхшырак. Ә ач ашказанына бөтенләй берне дә капмаска кирәк.

Ә җиләкләрне кулланганнан соң тешләрне чистартырга яки эмаль зыянламасын өчен авызын эчен су белән чайкарга кирәк.

Кагыйдә № 3: Икенче иртәнге аш-иң мөһиме!

Ә менә икенче иртәнге аш өчен җиләк-җимешләр идеаль вариант булачак. Беренче кабул иткәннән соң ике сәгатьтән дә ким узмасын, ашаганнарның барысы да тулысынча үзләштерсен (ботка яки беконлы омлет ашаганнан соң), һәм менә шул вакытта җылы һәм сусыл җиләкләр ашарга мөмкин.

Көннең икенче яртысында да  җиләк-җимеш  порциясе  менә дигән вариант булачак. Аларны эссе көндә туңдырмага кушарга, алардан смузи яки салат ясарга, шикәрсез йогуртка кушарга була.

Яңа өлгергән җиләкләрне нәрсә белән бергә кушып була?

Җиләк – җимеш-төрле ризыкларга бик яхшы өстәмә, ул тәмен ассызыклый һәм туклыклы, шулай ук  азык-төлек кыйммәтен яхшырта. Яхшы комбинация булырга мөмкин: камыр ризыклары,  кузаклылар, боткалар, сөт продуктлары һәм сырлар,яшел яфраклы яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр, чикләвекләр белән.

Ә менә майлы ит һәм балык белән яңа пешкән җиләкләрне бергә кушарга кирәкми, чөнки бу продуктларны бер үк вакытта кабул итү  ашказанында  проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: