

Сәламәт кешеләргә, иммунитетны ныгыту өчен дип, мультивитаминнар эчәргә кирәкме?
Бу сорауга җавапны галимнәр дә эзләгән. АКШның Төньяк-Көнбатыш медицина мәктәбе белгечләре тикшерүләр үткәргәннән соң мондый нәтиҗәгә килгән: авырулардан саклый торган “тылсымлы дару” юк.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, БАДлар куллану яман шештән яки йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый дигән фикергә карата әлегә фәнни раслаулар табылмаган. Шуңа, сез сәламәт икән, мультивитаминнар яки витаминнары һәм микроэлементлары булган башка биологик актив өстәмәләр сатып алу өчен акча түгүнең бер мәгънәсе дә юк, ди галимнәр.
“Тылсымлы дару” булмый. Сәламәтлекне саклауның туп кагыйдәсе – дөрес туклану һәм актив тормыш рәвеше алып бару”, – ди белгечләр.